- тарту
- I. диал. и. Егетнең кәләшенә бирә торган бүләге. II. ТАРТУ – (ТАРТТЫРУ) (ТАРТЫЛУ) – ф. 1. Көч белән үзеңә якынайту; киресе: этәрү. ТАРТЫП – рәв. кискен яки көчәнеш белән 2. Нәр. б. якынга сөйрәп китерү. Берәр якка күчереп кую 3. Сөйрәү, өстерәү 4. Йөкне, авырлыкны һ. б. сөйри алу, шуңа көче җитү атың ничек тарта? 5. Сузу, озынайту 6. Берәр нәрсәне тоткасыннан, бавыннан һ. б. тотып яки эләктереп кискен хәрәкәт ясау 7. Тән әгъзасын җиңелчә кискен хәрәкәт белән читкә алу, бору, күтәрү, җыеру, бөрештерү тур. 8. Борылу, борылып керү. Менгән яки җиккән хайванны берәр якка бору 9. Берәр якка омтылу, омтылучан булу, омтылып хәрәкәт итү 10. Бау, җеп кебек нәрсәләрне туп-туры сузып баш-башларыннан беркетү, тарттырып кую 11. Нин. б. озынча һәм туп-туры нәрсә төзү, ясау канау т. 12. Бер чыбыкка, линиягә тезелгән нәрсәләрне күчерү счет төймәләрен т. 13. Пар, газ яки сыеклыкны торбалар һ. б. буйлап хәрәкәт иттерү. Суырып эчкә кертү; эчү 14. тәмәке т. 15. курай т. – кубыз т. – гармун т. 16. Ашлыкны ике махсус таш арасында уалтып, ваклап, ярма яки он итеп чыгару (тегермән тур.) Нәр. б. механизмнар ярдәмендә ваклап, он, порошок хәленә китерү. Гомумән һәртөрле азык-төлекне әйләнеп эшли торган җайланмаларда эшкәртү ит т. 21. дым т. , салкын т. 17. Чигү аһ т. – гамь т. 18. сөрмә т. 19. читенә кама т. 20. чыбыркы т. 21. барабанга яры т. 22. Тартышу (7) 23. күч. дикъкатьне т. – туфрак т. , ризык т. 24. оешмага т. 25. көннәр салкынга т. 26. җан т. 27. күч. Этәргеч, стимул бирү 28. уенга тартып сөйләү 29. әтисенә тарткан 30. Озайту, сузу 31. биш кило т.
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.